«Китап йорты сезгә танышмы?»: экскурсия (0+)

18 октябрь көнне 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре  мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китап йорты сезгә танышмы?» дигән экскурсия уздырды.

Китапханәче балаларга «китапханә» сүзенең мәгънәсен аңлатты, китапханәләрнең кайчан барлыкка килүе, кешеләр кәгазь ясарга өйрәнгәнче китапларның нинди булуы, борынгы бабаларыбызның нәрсәдә язуы турында сөйләде. Балалар китапханәдә нинди бүлекләр булуы, аларның ничек аталуы, нәрсә белән аерылуы турында белде, китап фонды, укучы формуляры, энциклопедия төшенчәсе белән танышты. Китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм китапка карата сакчыл мөнәсәбәт турында искә төшерделәр. Балалар киштәләрдә китапларның пөхтә итеп урнаштырылуына игътибар итте. 

Яшь китап сөючеләр өчен әкиятләр һәм әкият геройлары турында викторина үткәрелде, балалар анда актив катнашты. 
Чара азагында чараны алып баручылар балаларга китап белән яңа кызыклы очрашулар теләде, һәм аларны Китап йортына – китапханәгә ешрак килергә чакырды. 

Поделиться: